Татарча
Surah Al-Ghashiya ( The Overwhelming ) - Aya count 26
هَلْ أَتَاكَ حَدِيثُ الْغَاشِيَةِ
( 1 ) Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде.
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ خَاشِعَةٌ
( 2 ) Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр.
عَامِلَةٌ نَّاصِبَةٌ
( 3 ) Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер.
تَصْلَىٰ نَارًا حَامِيَةً
( 4 ) Кайнар утка кереп ґәзабланырлар.
تُسْقَىٰ مِنْ عَيْنٍ آنِيَةٍ
( 5 ) Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар.
لَّيْسَ لَهُمْ طَعَامٌ إِلَّا مِن ضَرِيعٍ
( 6 ) Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр.
لَّا يُسْمِنُ وَلَا يُغْنِي مِن جُوعٍ
( 7 ) Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс.
وُجُوهٌ يَوْمَئِذٍ نَّاعِمَةٌ
( 8 ) Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар.
لِّسَعْيِهَا رَاضِيَةٌ
( 9 ) Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр.
فِي جَنَّةٍ عَالِيَةٍ
( 10 ) Дәрәҗәсе бөек җәннәттә.
لَّا تَسْمَعُ فِيهَا لَاغِيَةً
( 11 ) Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр.
فِيهَا عَيْنٌ جَارِيَةٌ
( 12 ) Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр.
فِيهَا سُرُرٌ مَّرْفُوعَةٌ
( 13 ) Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр.
وَأَكْوَابٌ مَّوْضُوعَةٌ
( 14 ) Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр.
وَنَمَارِقُ مَصْفُوفَةٌ
( 15 ) Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр.
وَزَرَابِيُّ مَبْثُوثَةٌ
( 16 ) Вә җәелгән паласлар бардыр.
أَفَلَا يَنظُرُونَ إِلَى الْإِبِلِ كَيْفَ خُلِقَتْ
( 17 ) Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар?
وَإِلَى السَّمَاءِ كَيْفَ رُفِعَتْ
( 18 ) Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?
وَإِلَى الْجِبَالِ كَيْفَ نُصِبَتْ
( 19 ) Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар?
وَإِلَى الْأَرْضِ كَيْفَ سُطِحَتْ
( 20 ) Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән?
فَذَكِّرْ إِنَّمَا أَنتَ مُذَكِّرٌ
( 21 ) Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең.
لَّسْتَ عَلَيْهِم بِمُصَيْطِرٍ
( 22 ) Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең.
إِلَّا مَن تَوَلَّىٰ وَكَفَرَ
( 23 ) Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса.
فَيُعَذِّبُهُ اللَّهُ الْعَذَابَ الْأَكْبَرَ
( 24 ) Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр.
إِنَّ إِلَيْنَا إِيَابَهُمْ
( 25 ) Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары.
ثُمَّ إِنَّ عَلَيْنَا حِسَابَهُم
( 26 ) Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер.